Назад к списку

БАКЫЙ УРМАНЧЕ МУЗЕЕНА 20 ЕЛ

 ...Мин туган могҗизалар өчен. 

Күңелемдә дәрд вә дәрман тулы. 

 Бакый Урманче 


  Татар мәдәниятенең куренекле шәхесе Бакый Идрис улы Урманче музее 1999 елны ачылды. Инде менә 20 ел дәверендә эшләп килүче музей, оста эшчәнлегенең барлык якларын күз алдына китерергә мөмкинлек бирүче мемориаль комплекс һәм сәнгати күргәзмә принипларын берләштерә һәм аның тарафыннан иҗат ителгән иң яхшы әсәрләрне колачлый. Музей экспозициясе нәкыш сәнгатенә, скульптура, графика, гамәли бизәлеш сәнгатенә караган 60 тан артык әсәрне, Бакый Урманчының архив документларын, шәхси әйберләрен, фоторәсемнәрен кулланып хронологик тәртиптә төзелгән тарихи мемориаль материалларны үз эченә ала, останың шәхесе һәм тормышы белән күзгә күз танышырга ярдәм итә. 


  Бакый Урманчы (1897-1990) рәссам һәм сынчы, музыкант һәм шагыйрь, укытучы, сәнгать белгече, гарәп һәм төрки телләрен камиль белгән хәлдә француз һәм инглиз телләрендә иркен аралашучы, фәлсәфә һам тарих өлкәләрен үзләштергән бөек шәхес. Ул Татарстан Республикасының хәзерге Буа районы Күл Черкене авылында 1897 елның 22 февралендә туа.Указлы мулла Идрис хәзрәт һәм аның хатыны Мәгъжүбә абыстайның тугыз балалы зур гаиләсендә дүртенче бала булып үсә. Авыл малае Бакый үз гөмерен сәнгатькә багышый һәм югары һөнәри белем алган беренче татар рәссамы булуга ирешә. 1920-1926 елларда ул ВХУТЕМАСта - илдә иң беренче сәнгать югары уку йортында белем ала. Ул берюлы рәсем һәм сынлы сәнгать факультетларында укый. Остазлары А.Шевченко, С Герасимов, А Голубкина була. Урманчы Мәскәү мәктәбе рухын үзенә сеңдерә, аның иҗаты - татар импрессионизмының беренче сәхифәсе.1926 елда белем алуын тәмамлап Бакый Урманчы Казан сәнгать техникумына (хәзерге вакытта Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы) укытырга кайта. Ул биредә декоратив-гамәли сәнгать факультеты ача һәм башка зур эшләр башкара. Монда ул милли сәнгатьне формалаштыруга хезмәт итүне үзенең төп бурычы дип саный. 

 Сталинга гарәб әлифбасын сакларга өндәп язылган “82 кеше хаты” на кул куйганы өчен аны Соловкига сөргенгә җибәрәләр, ул анда 1929 елдан 1933 елга кадәр була. Азат ителгәч башта Мәскәүдә эшли, 1941 елда Алма-Атага чакырылып, 16 ел буе Казахстан һәм Урта Азия мәдәниятен күтәрә, сәнгать белемен үстерә. Казанга ул бары тик 1958 елны, 61 яшендә генә кайта. Нәкъ менә Казанда, гөмеренең соңгы елларына кадәр Баки Урманчы үзенең иң күренекле, иң дәртле әсәрләрен иҗат итә. Бүген Бакый Урманчының шушы чорда иҗат ителгән күп әсәрләре аның музеенда даими экспозиияда тора.70 елдан артык вакыт эчендә сәнгатькә фидакарьләрчә хезмәт итеп, ул 400 гә якын нәгышь әсәре, 150 дән артык скульптура һәм меңнәрчә кәгазь битләрендә график әсәрләр иҗат итә. Бакый Урманчы РСФСР ның һәм ТАССРның халык рәссамы, Казахстан ССРның атказанган рәссамы, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты исемнәренә лаек була. Останың иҗаты татар сәнгате хәзинәсенең иң төп сәхифәләренең берсе һәм аның исеме халык мәдәнияты тарихында мәңге сакланачак. 

 Бакый Урманчы калдырган масштаблы һәм уникаль мирасны халыкка җиткерү өчен, экскурсияләрдән башка, музей хезмәткәрләре тарафыннан күптөрле чаралар оештырыла: Бакый Урманчының туганнары, аның укучылары, дуслары белән очрашулар, әдәби–музыкаль кичәләр, төрле яштәге кешеләр һәм мәктәп балалары өчен даими әзерләнгән чаралар үткәрелә. Б. Урманче музееның экскурсоводы Г.Х. Абилова.