Риза Фәхретдиннең шәхси әйберләре.
Автор: Казан шәһәре музей комплексының
фондлар бүлеге методисты Мөслихова Ч.Х.
Казан шәһәре музей комплексы фондларында күренекле галим, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдиннең дә шәхси коллекциясе үзенең лаеклы урынын тапты. Әлеге коллекция – музейның фәнни хезмәткәрләре Хәлиуллина Р.И., Минһаҗева И.З., Шәрифуллина Л.Г.,
Низаметдинова Л.И., Саттарова Г.Х максатчан рәвештә мирас туплау, фондларны төрле тарихи ядкярләр белән баету юлында уздырылган
эшчәнлеге нәтиҗәсе. Риза Фәхретдиннең кызы Әсма Шәрәфнең гаилә архивында кадерләп сакланган шәхси әйберләре 1992нче елның 25 ноябрендә
галимнең оныгы Арслан Шәрәф тарафыннан Милли мәдәният музее (элеккеге “Казан” Милли мәдәният үзәге) фондларына тапшырылды: кесә сәгате, өстәл сәгате, язу җайланмасы, шәҗәрә, күннән эшләнгән бумажник һ.б. Галимнең кесә сәгате, өстәл сәгате
әле дә шул тарихи мизгелләрне саклыйлар кебек тоела. Кесә сәгате Швейцариянең “Мозер” фирмасында көмештән эшләнгән. Авырлыгы – 25
грамм. Циферблатның артында чокып (гравировка белән) түгәрәкләп түбәндәге сүзләр язылган: “1925 сәна мөфти Ризаэтдин хәзрәткә хатирә:
Таһир Госманов” (Мәскәү бүләге). Пыяласы бушаган, теле йөрми, ләкин секундомеры эшли. Чылбыры да бар. Әлеге сәгать күп еллар галимнең кызы
Әсма Шәрәфтә сакланган. Аның әйтүенчә, әтисе бу сәгатьне бик кадерләп кесәсендә йөрткән.
ХХ гасыр башына караган өстәл сәгатенең корпусы
кызыл агачтан эшләнгән. Алгы өлешендә чәчәкләрдән бизәкләр уелган. Әлеге сәгатьнең тагын бер үзенчәлеге – аның циферблатында саннар гарәп цифрлары белән күрсәтелүендә. Сәгать Риза аганың эш өстәле артындагы уйларын, шул елларның кызыклы да, хәсрәтле дә көннәре, сәгать һәм минутларының бер шаһиты да. Галимнең бүгенге көндә дә үз актуальлеген югалтмаган күп санлы хезмәтләре дөнья күрүгә булышкан язу җайланмасы кара төстәге металл эретмәсеннән эшләнгән. Нигезгә дүрт ягында шар рәвешендәге аяклы аслык, аңа ромбик формасындагы капкачлы ике пыяла кара савыты урнаштырылган. Алар янында Риза Фәхретдиннең киптергеч җайланмасы да урын алган. Кадерләп саклана торган истәлекле әйберләрнең берсе – ул галимнең шәҗәрәсе – нәсел агачы. Әле үзе исән чагында ук галим нәселләренең шәҗәрәсен төзи башлый. Оныгы Арслан Шәрәф бабасының традицияләрен дәвам итеп, шәҗәрәне тулыландырып калдыра. Югарыда күрсәтелгән әйберләрдән башка, А. Шәрәф музейга галимнең
җәмәгате Нурҗамал абыйстайның һәм кызлары Зәйнәп Фәхретдинованың да кайбер шәхси әйберләрен тапшырды. Нурҗамал абыстайның күлмәге сыек алсу төстәге йон тукымадан тегелгән. Күлмәкнең яка, изү, җиң очы һәм итәгендә татар хатын-кыз күлмәкләренә хас булган чигеш. Чигү бик
нәзакатьле, артык аерылып тормый. Бу күлмәк хуҗасының да нечкә күңелле, тыныч характерлы булуын күрсәтеп тора кебек. Әлеге күлмәкнең тукымасын Риза Фәхретдин 1926 елда Мәккәдән конгресска баргач хатынына бүләк итеп
алып кайта. Бу безнең фонларда сакланучы әйберләрнең бер өлеше генә. Алар чын мәгънәсендә шул чор атмосферасын торгызуда, матди, мәдәни, рухи тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганаклар булып тора.
МБУК «Музейный комплекс города Казани»,
г. Казань, ул. Баумана, 29/11
г. Казань, ул. Баумана, 29/11